Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2019, 10:45

Казанның булачак әниләренә бала табу һәм карау өчен әзерләнергә ярдәм итәчәкләр

Проектта катнашу өчен 15 февральгә кадәр теркәлергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 16 һәм 17 февральдә Казанда "Больше рожать и здорово жить" проектының беренче сессиясе узачак. Проект кысаларында махсус курслар оештырылачак, анда йөкле хатын-кызларга үзләренең сәламәтлекләрен дөрес итеп күзәтеп бару һәм яңа туган балаларны карау турында сөйләячәкләр.

Проект йөкле хатын-кызның үз сәламәтлегенә һәм булачак баланың сәламәтлегенә карата актив позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектта алынган белем һәм күнекмәләр булачак әниләрнең физик һәм психоэмоциональ сәламәтлеген ныгытырга һәм саклап калырга, сәламәт балалар табуга җайларга ярдәм итәчәк, дип саный оештыручылар.

Проектта 240 булачак ана көндезге һәм 600 булачак ана читтән торып катнаша ала. Катнашучыларны йөклелек диетологиясе буенча семинарлар, йога буенча практик дәресләр, йөклелек һәм бала табуда сулыш практик тәҗрибәләре, акушер-гинекологлар лекцияләре, күкрәк сөте белән ашату буенча белгечләр консультациясе, йөкле кешеләрне медитацияләү көтә.

Моннан тыш, катнашучылар өчен йөклелекнең һәр триместры буенча методик кулланма әзерләнгән.

Проектта катнашу бушлай, 15 февральгә кадәр сайтта, шулай ук төркемдә теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә "Игелекле Казан" коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Барлык яңалыклар