В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга үзләре белән йога өчен келәм, шулай ук уңайлы мендәр алып килергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанда #МедитируемВпарках проекты старт ала. Иртәләрен шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә җәй буена медитация үткәреләчәк, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.
Катнашучыларга үзләре белән йога өчен келәм, шулай ук уңайлы мендәр алып килергә кирәк.
Медитацияләр якшәмбе көнне 9.00-дән 10.00-гә кадәр 10 кешелек төркемнәрдә узачак. Аларның иң якыннары 28-нче июньдә Лядской бакчасында оештырыла. 12-нче июльдә - «Сосновая роща» паркында, 26-нчы июльдә - Урицкий исемендәге паркта. 9-нчы августта медитация - Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле пляжында, 23-нче августта «Крылья Советов» паркында узачак. Соңгысы быел «Черек күл» паркында 6-нчы сентябрьгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Дәресләргә кушылыр өчен алдан ук сылтама буенча теркәлергә кирәк.