В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Рекрутерга үзен эшкә алырга ничек ярдәм итәргә?» дигән темага беренче ачык әңгәмә бу атнада булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «ТР студенты» проектыннан белем бирү лекцияләре сериясе башлана.
Якындагы җомга көнне лекциядә катнашучылар рекрутер Даяна Садкова белән бергә вакансиягә ничек дөрес реакция бирергә һәм киләсе этапка – интервьюга узу мөмкинлекләрен ничек арттырырга кирәклеге турында фикер алышачаклар.
«Рекрутерга үзен эшкә алырга ничек ярдәм итәргә?» дигән темага ачык әңгәмә 18:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Лекцияләр атна саен планлаштырыла, карьерадан алып психологиягә кадәр темалар күтәреләчәк. Белгечләр студентлар арасында таралган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк.