Белем бирү мәйданчыгы дебют, аз бюджетлы, төбәк һәм бәйсез проектларга ярдәм итүгә йөз тота.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). 25-27-нче декабрьдә Казанда VIII «Кино вакыты» Бөтенроссия форумы узачак. Белем бирү мәйданчыгы дебют, аз бюджетлы, төбәк һәм бәйсез проектларга ярдәм итүгә йөз тота.
25-нче декабрь 19.00 сәгатьтә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә (Татарстан ур., 20а) Казанда кинопроектларның II питчингы призеры - «Кахексия» триллеры релизлары буенча фикер алышу узачак. Катнашу өчен сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.
26-нчы декабрь көнне 12.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов ур., 37) танылган кастинг-директор, «Кинолифт» проектының креатив продюсеры Елизавета Шмаковадан кастинг-интенсив узачак. Спикер кино дөньясына ничек эләгергә, һөнәрдә интеграцияләнергә һәм үз-үзеңне агентсыз ничек танытырга мөмкин булуы хакында сөйләячәк.
Шулай ук форумның икенче көнендә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә (Карл Маркс ур., 57) КиноProfi секциясе узачак, анда «ужасы» жанры турында фикер алышу булачак. Мастер-классны кино тәнкыйтьчесе Евгений Майзель үткәрәчәк.
27-нче декабрь 10.00 сәгатьтә КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында (Профессор Нужин ур., 1) киноны алга этәрүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле, фестивальләрдә коткылар һәм өч агрегат халәте, актуаль дедлайн турында лекция узачак. Лекцияне киножурналист Марина Коблева үткәрәчәк.
Шулай ук «Кино вакыты» форумы кысаларында Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы Вячеслав Рябковның юридик консультациясе дә булачак. Чара вебинар форматында узачак.
Форум секцияләренә керү - теркәлү буенча бушлай, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.
Форум 27-нче декабрьдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында төгәлләнәчәк, анда кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» («Алтын тарелка») I төбәкара премиясе узачак. Бу кичтә елга һәм онлайн-тавыш бирүгә йомгак ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Шулай ук Казанда Film in 7 days проекты кысаларында төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарның беренче халыкара альманахын тәкъдир итү планлаштырылган.