Үсеш үзенчәлекләре булган балаларга багышланган кино күрсәтүләр циклы Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казанда «Мәктәп - барыбыз өчен дә» социаль проекты старт ала. Татарстан башкаласында үсеш үзенчәлекләре булган балаларга багышланган махсус кино куелышлары узачак.
«Мәктәп - барыбыз өчен дә» - ул аутик спектрда тайпылышлар булган балалар укый торган 1-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән «Социаль ярдәм үзәге» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасының уртак проекты Проектта катнашучылар хәзерге дөньяда баланы адаптацияләү мәсьәләләре, төрле илләрдә кулланыла торган тәҗрибәләр һәм башка темалар буенча фикер алыша алачаклар.
18-нче гыйнварда Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы кинозалында узачак «Үзенчәлекле кешеләр» («Особенные») фильмы кино куелышлары циклын ачачак. Төп ролендә Венсан Кассель төшкән картина аутизмлы балалар белән 20 ел эшләүче белгечләр турында сөйләячәк. Алар үзләренең үзенчәлекле балалар һәм яшүсмерләр белән аралашу ысулын булдырганнар, моның белән ата-аналар белән уртаклашалар, шул рәвешле аларга үз балалары белән элемтә табарга ярдәм итәләр. Фильмда аутист балалар төшкән.
Фильмны караганнан соң аудиторияне кино белгече Адилә Хәйбуллина, психологлар, 1-нче номерлы мәктәп директоры һәм ресурс педагогы белән дискуссия көтә. Әңгәмәдә шулай ук аутизмлы балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр дә катнашачак.
Кино күрсәтү 15.00 сәгатькә планлаштырылган, керү – теркәлү буенча, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте.