Ул ТР башкаласы тарихы һәм мирасына багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә 25-нче апрельдән башлап «Шәһәр кешесе мәктәбе — Казан тарихы һәм мирасы» дип исемләнгән лекторий эшли башлый. Лекцияләрдә казанлылар шәһәрнең тарихи мирасы, аның идарә итү һәм икътисад үзенчәлекләре турында реаль тәҗрибәләр мисалында беләчәкләр.
Беренче лекциядә сүз Россиядә һәм дөньяда заманча тарихи шәһәрнең ничек үсеш алуы турында барачак. Чара 19: 00 сәгатьтә башлана.
Лекторийның төп юнәлешләре - тарих, мирас, мәдәният, экология, идарә итү, икътисад, йортка ия булу һәм торак-коммуналь хуҗалык. Курс кысаларында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, археолог, ТР ФА Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, ТР Атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова, Казан архитекторлары һәм реставраторлары чыгыш ясаячак.
Лекцияләр май бәйрәмнәреннән тыш һәр пәнҗешәмбе 11-нче июльгә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашу бушлай, тулы курсны үтүчеләргә өстәмә белем алу турында сертификат биреләчәк. Теркәлү сылтама буенча, бушлай .