В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче дәресне 116 лицей укучылары өчен Татарстанның танылган ватерполисты, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров уздыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 14 мартта Казанның 116-нчы лицеенда “VIP-зарядка” проектына старт бирелә. Сәламәтлек дәресен 6-8 классларда укучы 150 бала өчен Дәүләт Думасы депутаты, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты илчесе, 2000 елгы Олимпия уеннарында су полосы буенча өченче урынны яулаган Ирек Зиннуров уздыра.
Чара программасында – бәйгеләр һәм викторина, vip-тренер белән зарядка, балалар сорауларына җаваплар, кунак белән фото һәм автограф-сессияләр.
Татарстанның танылган кешеләре белән сәламәтлек дзресләре Казанның 6 мәктәбендә март-апрель айларында узачак, дип хәбәр иттеләр “Татмедиа” республика агентлыгында.