Беренче чарада шәһәр халкы мариларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм иҗаты белән танышачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). 14 нче июльдә «Черек күл» паркында «Тормыш агачы» дигән агарту проекты старт ала. Ул шәһәр халкын фин-угор һәм төрки халыклар мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган теле белән таныштырачак.
Проектның беренче чарасы мари мәдәниятенә багышланган. Проектны тантаналы ачу 18:00 сәгатьтә булачак. Бу вакытта паркның үзәгендә, перголалар янында, ТР башкаласы, Яр Чаллы һәм Менделеевск районы коллективлары бәйрәм кунакларын мариларның халык иҗаты белән таныштырачак, биредә традицион костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе дә узачак. Теләүчеләр мари уеннарында катнаша, халык мәкальләрен өйрәнә, мари халкының музыкаль коралларында – барабанда (тумыр), сорнайда (шувыр) һәм кызлар торбасында (пуч) уйнарга өйрәнә алачаклар.
Паркка килгән балалар өчен «Балачак аланы» һәм «Әкият аланы» мәйданчыклары эшләячәк, анда алар «Балык тот» уенын уйнаячак һәм Идел буе халыклары әкиятләре белән танышачак. Моннан тыш, һәр теләгән кеше мари халкының күкрәккә тага торган бизәген, саклагыч курчак ясый, крестик белән һәм тоташ традицион чигүгә өйрәнә, эшләгән эшен үзенә истәлеккә алып китә алачак.
Паркның төп мәйданчыгында, амфитеатрда, 19:15 сәгатьтә традицион мари биюе (тывырдык) буенча мастер-класс башланачак. Көнчыгыш мариларның бу биюе энергияле, көчле тыпырдау, характерлы һәм үзенчәлекле ритм белән аерылып тора. Борынгы заманнарда бары тик ир-атлар гына көчле итеп тыпырдаган, ә хатын-кызлар нәфис адымнар белән генә хәрәкәтләнгән. Казанлылыр алган күнекмәләрен чара ахырында күп милләтле Zakaria фолк-төркеме чыгышы астында күрсәтә алачак, алар халыкка мари хиты бүләк итәчәк. Бәйрәм кунаклары күмәк биюгә берләшәчәк. Музыкантларның чыгышы 20:00 гә планлаштырылган.
Zakaria төркеменнән соң шәһәр халкын җирле диджей Malsi music күңел ачтырачак, ул пульт артына 20:10 да басачак. Malsi music мари бию көйләреннән торган үз сетын уйнаячак.
Җәй дәвамында шулай ук удмурт мәдәниятенә (28 нче июльдә), чуваш мәдәниятенә (11 нче августта) һәм мордва мәдәниятенә (25 нче августта) багышланган чаралар узачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Тормыш агачы» проекты Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.