В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә «Мәрхәмәтле Казан» проекты шигаре астында күп кенә социаль һәм хәйрия чаралары узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Казанда көзге Изгелек атнасы башлана. Шәһәрдә «Мәрхәмәтле Казан» проекты шигаре астында күп кенә социаль һәм хәйрия чаралары узачак.
Мәктәпләрдә мәрхәмәтлелек дәресләре оештырыла, анда укытучылар укучылар белән үзара ярдәмнең, ихтирам, толерантлык һәм башка гомумкыйммәтләрнең әһәмияте турында фикер алышачак. 8-нче һәм 9-нчы сентябрьдә укучылар “Игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек олимпы” һәм “Үрнәк мәктәп ишегалды” акцияләрендә катнаша алачак.
13-нче сентябрьдә «Ак бүре» спорт комплексында ДЦП диагнозы булган балалар өчен суда спорт бәйрәме узачак.
14-21 сентябрьдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Яхшы китапханә» акциясе узачак, аның барышында шәһәрнең теләсә кайсы кешесе хастаханәләр өчен китаплар тапшыра алачак.
15-нче сентябрьдә теләге булган һәркем Республика кан үзәгендә узачак донорлык акциясендә катнаша алачак.
Интернет-маркетолог Анастасия Сутягинаның «НКО өчен SMM» темасына мастер-классы көзге Изгелек атналыгы кысаларында узачак тагын бер чара булачак. Ул 18-нче сентябрьдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак.
Яхшылык атналыгының мөһим өлеше аз керемле кешеләр өчен әйберләр – мәктәп кирәк-яраклары, канцтоварлар, кием-салым һәм уенчыклар җыю булачак, дип хәбәр итә «Мәрхәмәтле Казан» матбугат хезмәте. Мәктәп кирәк-яракларын «Альпари» һәм «Сизгер йөрәкләр» хәйрия фондлары офисларына Калинин урамы, 48, 107 офисы (8.00-дән 20.00-гә кадәр) һәм Зорге урамы, 15 (алдан шалтыратырга кирәк: +7(903)313-23-19) адреслары буенча алып килергә мөмкин.
Социаль челтәрләрдә һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты сайтында көзге Изгелек атнасы кысаларында булачак чаралар җәдвәлен тулырак белергә һәм күзәтеп барырга мөмкин.