Гаризалар 30-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
Кандидатларга проектны (MS Power Point презентациясе) һәм мәдәният йортын үстерү концепциясе тезисларын (MS Word, Times New Roman шрифты, кегль - 14) тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Конкурста катнашу өчен документлар 30-нчы ноябрьгә кадәр 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы, 25/15 адресы буенча урнашкан Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә, 215-нче номерлы кабинетта кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)292-97-42.
Җиңүченең исеме декабрь ахырында билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, Константиновка торак массивында мәдәният йорты 2018 елның кышында ачылды. Учреждениедә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча дәресләр уза, шулай ук бинада китапханә эшли.