Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2026, 09:09

Үз тавышыңны бир! Казанда 2027 елда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү чарасы башлана

21 апрельдән 12 июньгә кадәр тавыш бирергә була

Иртәгә Казанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү чарасы башлана: шәһәр халкының 2027 елда төзекләндерергә тиешле территорияләрне сайлау мөмкинлеге бар. Тавыш бирү илкүләм «Тормыш өчен ннфраструктура» проекты кысаларында уза һәм 12 июньгә кадәр дәвам итә.

Денис Гордийко фотосы

Бу елгы тавыш бирү чарасында Казанның барлык районнарына кагылышлы 24 киңлек тәкъдим ителә. Алар арасында халыкка инде билгеле булганнары да, шул ук вакытта җитди төзекләндерү чаралары таләп итә торганнары да бар.

Мәсәлән, Вахитов районында исемлеккә Татарстан урамындагы сквер кертелгән, биредә Сара Садыйкова скульптурасын урнаштырырга һәм инфраструктураны яхшы итеп яңартырга ниятлиләр. Мәскәү районында яшәүчеләр Шамил Усманов урамында Мәскәү базары янындагы мәйданчыкны яңарту, Совет районындагылар Нокса урманын заманча итеп төзекләндерү өчен тавыш бирә ала. Шулай ук исемлектә Яңа Савин районының Голубятников урамында урнашкан күл тирәсендәге киңлекне һәм Мәскәү районында Волгоград урамындагы бульварны да табарга була.

Тавыш бирү чарасында «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган хисап язмасы булган 14 яшьтән олырак республикада яшәүчеләр катнаша ала. Үз фикереңне zagorodsreda.gosuslugi.ru федераль платформасында белдерергә була.

Киңлекләр исемлеге «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез/Госуслуги. Решаем вместе» платформасы аша кабул ителгән тәкъдимнәрдән чыгып төзелгән.

Югары гражданлык активлыгы федераль финанс чаралары алу өчен төп шарт булып тора. Узган ел мондый тавыш бирү эшендә 130 мең тирәсе Казан халкы катнашкан. Башкала халкының актив булуы шәһәр мохитен үстерү проектларын уңышлы хәл итәргә ярдәм итә, ди оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, алдагы елларда тавыш бирү чараларының нәтиҗәләре шәһәр халкының күз алдында: тавыш бирүдә җиңгән Тәбриз скверында хәзерге вакытта эшчеләр төзекләндерү чараларына әзерләнә, Серов урамындагы бульварда исә эшләр инде тәмамланып килә. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре 2027 елда Казанның башка җәмәгать киңлекләрендә чагылыш табачак.

Барлык яңалыклар