Фестиваль Россиянең төрле почмакларыннан китерелгән милли киемнәрдәге авторлык курчаклары күргәзмәсе белән ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нче сентябрь). Бүген Казанда мода, дизайн һәм урам перфомансы буенча «Тәрәзә»(«Окно») фестивале старт ала. Фестиваль Россиянең төрле почмакларыннан китерелгән милли киемнәрдәге авторлык курчаклары күргәзмәсе белән ачылачак. Ул 26-нчы сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында ачыла һәм 29-чы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәне шәһәр халкы һәм кунаклары 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр бушлай карый ала.
Иртәгә, 27-нче сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында Fashion Film Day башланачак. Биредә югары мода турында популяр документаль фильмнар – Prêt-à-Porter һәм «Сентябрьский номер» күрсәтеләчәк. Танылган дизайнер Екатерина Борисова дөнья кинематографы мисалында модалы индустриядә эшнең икенче ягын ачачак - ретроспектив куелыш популяр лектория формасында узачак. Чарага керү ирекле.
Шул ук кичтә тагын бер кино – Fashion Film Night күрсәтү оештырылачак. Бу - Казан өчен сирәк очрый торган төнге киносеанслар форматы. Шәһәрлеләр мода өлкәсендә танылган түбәндәге дизайнерлар, стилистлар, глянц журнал мөхәррирләре һәм дини шәхесләр турында фильмнар карый алачак: Анне Винтур, Анне Маньяни, Карле Лагерфельде, Джоне Гальяно, Питере Линденберге, Энни Лейбовиц. Кино төне 22.00 сәгатьтә башлана һәм киләсе көннең 2.00 сәгатендә төгәлләнәчәк.
Казан федераль университетында Heritage дизайнерларының иҗади конкурсы узачак. Катнашучылар җиңү өчен түбәндәге номинацияләрдә көч сынашачак: «Этнографик костюм», «Заманча авторлык костюмы», «Сәхнә костюмы», шулай ук «Милли костюмдагы курчак». Моннан тыш, биредә иҗади яктан үз-үзеңне тәкъдим итү, мәдәниятара аралашуның яңа формаларын үстерү, милли гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру һәм заманча индустриядә милли мәдәниятне һөнәри үстерү өчен гран-прига ия булучыларны сайлап алачаклар. Конкурс 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак.
«Тәрәзә» фестиваленең финал көнендә, 28-нче сентябрьдә, Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Әйдә, костюм» тамаша-куелышы узачак. Тамашачылар милли киемнәр төшерелгән дефиле күрәчәк. Затлы дефиле белән теләгән һәркем таныша алачак.
Шул ук көнне 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр лекторий зонасында Россия дизайнеры Екатерина Борисова кунаклар белән «Татарстан: бергә яшәү сәнгате. Рус һәм татар костюмының үзара йогынтысы тарихы» темасына сөйләшәчәк. Лекциядә һәм фикер алышуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Фуд-корт зонасындагы фестивальдә милли ризыкларны татып карарга, лингвистик мастер-классларда яңа сүзләр өйрәнергә, шулай ук дөньяның төрле илләрендә үткәрелә торган традицияләр һәм йолалар турында белергә, милли костюмнарны киеп карарга мөмкин булачак.
«Җир шары тирәсендә зур әйлән-бәйлән» фестивальнең кульминациясе булачак. Аны Туризм көненә махсус оештыралар. Төрле милләт костюмнары кигән Казан кунаклары һәм халкы кулга-кул тотынышып зур әйлән-бәйлән әйләнәчәк. Теләге булган һәркем Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйдандагы биюдә катнаша ала.
Шулай ук «Зур әйлән-бәйлән»дә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары зур татар чәенә кушыла алачаклар. Моның өчен театр янындагы мәйданда зур өстәл куелачак, ул барлык теләүчеләрне сыйдыра алачак, ә чәйне зур самавырда кайнатачаклар. Милли киемнәрдә килгән катнашучылар өчен «Казан» торты әзерләнә.
«Әйдә, костюм» тамаша-куелышына килүчеләр арасында милли киемнәрдә төшерелгән фотографияләр конкурсы игълан ителәчәк. Тамаша-куелышта катнашучылар үз фотосурәтләрен Instagramда урнаштырырга, Казанның Туризмны үстерү комитетының рәсми аккаунтын билгеләргә һәм #айдакостюм хэштегын куярга тиешләр. Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче булачак.