В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр икенчел чималны эшкәртүгә тапшырып кына калмыйча, балаларга да ярдәм итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда «Игелекле чүп ташучы» хәйрия экологик проекты старт ала. Шәһәрлеләр икенчел чималны эшкәртүгә тапшырып кына калмыйча, балаларга да ярдәм итә алачак: калдыкларны эшкәртүдән алынган акчаларны авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак.
Эшкәртүгә сөт, эчемчек һәм майдан бушаган ПЭТ-шешәләр, кәгазьләр, китаплар, дәфтәрләр, тартмалар кабул ителәчәк. Ә балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр үзләре үк гомуми дәфтәрләр, циркульләр, көндәлекләр һәм рюкзаклар сатып ала һәм алып килә алалар.
«Игелекле чүп ташучы» беренче акция 17-нче һәм 18-нче августта Кабан күленең яр буенда «Печән базары» фестивале кысаларында 12.00-дән 18.00-гә кадәр узачак.
Акциягә икенчел чимал китерә алмаган кешеләрне экоактивистлар Идел буе экология компаниясе офисында түбәндәге адрес буенча көтеп кала: Гадел Кутуй урамы, 160а, эш көннәрендә 8.30-17.30, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проект Идел буе экологик компаниясе һәм «Альпари» хәйрия фонды инициативасы буенча тормышка ашырыла. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.