«Казан Экспо» ХКҮдә БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышы башланды, аны Россия Президенты Владимир Путин үткәрә.

Катнашучылар тотрыклы үсеш, ярлылыкны бетерү, климат үзгәрүенә җайлашу, технологияләр һәм белемнәр алмашу, террорчылыкка, чик буе җинаятьчелегенә каршы көрәш, низагларны тыныч юл белән җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Утырышта БДБ илләре лидерлары, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы дәүләтләре делегацияләре, шулай ук кайбер халыкара оешмаларның башкарма органнары башлыклары катнаша. Россиядән чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Хөкүмәт рәисе урынбасары Алексей Алексерчук, Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары – Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, бүген БРИКС саммитының соңгы көне. Сәяси чара Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Барлыгы Казанда өч көн эчендә 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен каршы алдылар. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкли.

2024-10-24T12:03:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.