Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2024, 12:03

Казанда саммитның «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышы башланды

Катнашучылар тотрыклы үсеш, климат үзгәреше, террорчылыкка каршы көрәш турында фикер алышачаклар

«Казан Экспо» ХКҮдә БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышы башланды, аны Россия Президенты Владимир Путин үткәрә.

Катнашучылар тотрыклы үсеш, ярлылыкны бетерү, климат үзгәрүенә җайлашу, технологияләр һәм белемнәр алмашу, террорчылыкка, чик буе җинаятьчелегенә каршы көрәш, низагларны тыныч юл белән җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Утырышта БДБ илләре лидерлары, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы дәүләтләре делегацияләре, шулай ук кайбер халыкара оешмаларның башкарма органнары башлыклары катнаша. Россиядән чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Хөкүмәт рәисе урынбасары Алексей Алексерчук, Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары – Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, бүген БРИКС саммитының соңгы көне. Сәяси чара Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Барлыгы Казанда өч көн эчендә 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен каршы алдылар. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкли.
Барлык яңалыклар