В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирү өчен исемлеккә шәһәрнең барлык районнарыннан 30 объект кертелгән.
Казанда төзекләндерү өчен өстенлекле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү алты атна дәвам итәчәк һәм 31 нче майда тәмамланачак. Быел тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләр исемлегенә Казанның 30 объекты кертелгән. Казанлылар тәкъдим ителгән исемлектәге объектлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, төзекләндерү өчен үз объектларын да тәкъдим итә алалар.
Тавыш бирү объектлары исемлеге шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Мәсәлән, Вахитов районында Түбән Кабан күле буенда эшләрнең өченче чиратын үткәрү күздә тотыла. Яңа Савин районыннан тавыш бирү өчен узган елда төзекләндерелгән Кече Акчарлак күле янында урнашкан Зур Акчарлак күле тәкъдим ителә. Совет районында исемлеккә шәһәр халкы арасында популяр булган Нокса урманы кертелгән. Мәскәү районы халкы Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче чиратын гамәлгә ашыру өчен тавыш бирә ала. Моннан тыш, узган елгы тавыш бирүдә «Үз вариантың» лидерлары исәпкә алынган: Идел буе районында – бу Р.Гәрәев һәм Бертуган Батталовлар урамнары арасындагы яшел зона һәм Солнечный город микрорайонындагы сквер.
Тавыш бирүдә Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының 14 яшьтән өлкәнрәк барлык авторизацияләнгән кулланучылары катнаша ала. Тавыш бирүдә катнашучы һәр кешенең тавыш бирү өчен бер генә мөмкинлеге бар. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасы ярдәмендә эшләргә мөмкин.
Тавыш бирү түбәндәге алгоритм буенча уза:
ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керегез, баш биттә сораштыру үткәрү турындагы баннерны табып басыгыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнегез яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узыгыз.
Зур булмаган анкета тутырыгыз яки шәхси кабинеттан алдан тутырылган мәгълүматны раслагыз. Шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык бирегез.
Казан шәһәрен сайлагыз, аннан соң 2024 елда төзекләндерү өчен бер җәмәгать мәйданын сайлап алыгыз.
Онлайн-тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә һәм шәһәр мохитен төзекләндерүдә гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмы булып тора. Гомумроссия дәрәҗәсендә тавыш бирү өченче тапкыр уза, ә Татарстан инде алтынчы ел рәттән онлайн тавыш бирә.