В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Архитекторлар стелаларны урнаштыру урыннарының өч вариантын тикшерделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). KZN.RU порталында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру урынын сайлау буенча тавыш бирү башланды.
Архитекторлар стелаларны урнаштыру урыннарының өч вариантын тикшерделәр: шәһәрнең көньяк «капкалары» – аэропорт ягыннан керү (Оренбург тракты), көнбатыш «капкалары» – М7 трассасыннан Залесная урамына керү һәм көнчыгыш «капкалары» – Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан. Моннан тыш, казанлылар стела урнаштыру урынының үз вариантын тәкъдим итә ала.