Мөмкин булган вариантлар арасында: өстәмә урам себерүчеләрне эшкә урнаштыру, техника арендалау яки мөстәкыйль җыештыру өчен җиһаз сатып алу
Татарстан башкаласында идарәче компанияләрнең күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән кыш көне территорияләрне карап тоту буенча фикер алышу өчен очрашулары башланды. Урам себерүчеләр закон нигезендә җәяүлеләр сукмагын гына чистартырга тиеш, ә калган территорияне җыештыру һәм кар чыгару расланган тарифларга керми. Халык үз ишегалларын кыш көне ничек чистартачагын хәл итәргә тиеш. Тәкъдимнәр арасында: өстәмә эшчеләр яллау, кар чыгару өчен техника арендалау яки мөстәкыйль җыештыру өчен җиһаз сатып алу.
Кичә «Уютный дом», «Уютный дом групп» һәм «Савиново» идарәче компанияләре җаваплылыгында булган 25 йортта яшәүчеләр белән очрашу булып узды. Чаралар түбәндәге график буенча дәвам итәчәк, төгәл вакытын һәм урынын идарәче компанияләрдә ачыкларга кирәк. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Барлыгы 1300 дән артык очрашу оештыру планлаштырыла.
Торак хуҗалыгы комитетында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә мөлкәтне карап тоту өчен түләү күләмен билгеләгәндә, шәһәр Башкарма комитеты минималь эшләр исемлеген – җәяүлеләр сукмагын чистартуны күздә тота. Кар чыгару исемлеккә керми, ул – өстәмә хезмәт.
РФ Торак кодексы буенча торак фондын һәм йорт яны территориясен карап тоту буенча барлык хокуклар һәм бурычлар милекчеләргә карый. Өстәмә урам себерүче яллау яки булган эшче белән зуррак территорияне җыештыру хакында килешү, техниканы арендага алу яки милекне карап тоту буенча башка карар кабул итү өчен тарифны бары тик халык кына күтәрергә мөмкин. Мондый мәсьәләләр гомуми җыелышта тавыш бирү юлы белән хәл ителә – моны торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы аша онлайн рәвештә дә эшләргә мөмкин. Җыелышны оештыру күп дигәндә 15 көн алачак, шуның 10 көне халыкка хәбәр итүгә бирелә.
Яшәүчеләр ишегалларын кышын карап тоту турында үз карарларын раслаган йортлар бик аз Казанда. Әмма уңай тәҗрибә күрсәтүче идарәче компанияләр дә бар. Алар арасында «Торак һәм комфорт» ИК соңгы өч елда милекне кышын карап тоту өчен түләү күләмен ике тапкыр яңадан караган. Бу урам себерүчеләрнең хезмәт хакын 12% ка күтәрергә мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, халык белән очрашулар Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча үткәрелә. Йортларда яшәүчеләр авырлыклар һәм килеп туган мәсьәләләр, аларны чишү юллары турында сөйләп, туры һәм ышанычлы диалогка чыгарга тиеш. Бу тема шәһәрне карап тоту буенча җаваплы булган идарәче компанияләр һәм подрядчылар катнашында кышка әзерлек буенча узган шәһәр штабы утырышына чыгарылды.