В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр кызыксындырган сорауларын бирә һәм үз тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак
Фото Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе белән тәкъдим ителде
«Безнең ишегалды» программасын проектлаучылар көзен һәм кышын килгән гаризалар буенча халыкның тәкъдимнәрен һәм дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән финанслау мөмкинлеген исәпкә алып төзекләндерү планын төзеделәр.
«Безнең ишегалды» программасы буенча 100 мең кеше яшәгән 420 йортның ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территория 550 мең кв.м тәшкил итәчәк.

Эшләр барышында ишегалларында яңа җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк яки иске тротуарлар торгызылачак, шулай ук эскәмияләр, чүп савытлары, яктырту терәкләре урнаштырылачак, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары яңартылачак, яшәүчеләр теләге буенча машина кую урыннары тәртипкә китереләчәк.
Эшләр башланганчы халык белән тагын бер кат очрашачаклар һәм әзер төзекләндерү планын тәкъдир итәчәкләр.
Очрашу көнен һәм вакытын идарәче компанияләрдән белергә була.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында 2025 елда 600 мең кв.м тәшкил иткән мәйданда 466 ишегалды яңартылды.
Республика рәисе тәкъдим иткән «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда башланып китте. Алты ел эчендә 600 мең кешегә исәпләнгән 2754 ишегалды төзекләндерелде – бу яңарту таләп иткән ишегалларының 79% ын тәшкил итә. Быел планлаштырылган эшләр уңышлы гамәлгә ашырылса, әлеге сан 91% ка җитәчәк, һәм 2027 елга бары тик 301 ремонт таләп иткән Казан ишегалды калачак.