Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2019, 09:30

Казанда «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектының тернәкләндерү курслары башланды

Курслар физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләндерүне үз эченә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда «Ярдәм» хәйрия фонды базасында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектының ике атналык тернәкләндерү курслары башланды. Проектта Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Татарстан башкаласыннан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша, алар компьютер белеме, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнә, музейлар, театрлар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм спорт ярышларында катнаша.

Курслар физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләндерүне үз эченә ала. Физик тернәкләндерүгә аерым игътибар бирелә – моның өчен проектта катнашучыларның сәламәтлек торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган махсус техник чаралар кулланыла.

Бу юлы курсларга актив тормыш позициясе булган кешеләр килгән – проектта катнашучыларның кайберләре спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә, спортның паралимпия төрләре буенча Россия җыелма командасы әгъзалары булырга әзерләнә.

«Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән гамәлгә ашырыла, дип искәртә фондның матбугат хезмәте. Ул ДЦП диагнозы булган инвалидларны, коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

Барлык яңалыклар

Казанда «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектының тернәкләндерү курслары башланды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда «Ярдәм» хәйрия фонды базасында «Бер-беребезгә ярдәм итик» проектының ике атналык тернәкләндерү курслары башланды. Проектта Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Татарстан башкаласыннан сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша, алар компьютер белеме, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнә, музейлар, театрлар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм спорт ярышларында катнаша. </p> <p> Курслар физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләндерүне үз эченә ала. Физик тернәкләндерүгә аерым игътибар бирелә – моның өчен проектта катнашучыларның сәламәтлек торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган махсус техник чаралар кулланыла. </p> <p> Бу юлы курсларга актив тормыш позициясе булган кешеләр килгән – проектта катнашучыларның кайберләре спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә, спортның паралимпия төрләре буенча Россия җыелма командасы әгъзалары булырга әзерләнә. </p> <p> «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән гамәлгә ашырыла, дип искәртә фондның матбугат хезмәте. Ул ДЦП диагнозы булган инвалидларны, коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. </p>