В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа Савин районының Ямашев проспектында урнашкан 48 нче йорт ишегалды эш башланган беренче киңлек
Фото Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә
Ишегалды 500 дән артык кеше яши торган алты подъездны берләштерә. Әлеге территория төзекләндерелгәннән соң биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, команда уеннары өчен аерым зоналар барлыкка киләчәк, юл өслеге һәм җәяүлеләр юлы яңарачак. Проект нигезендә шулай ук ишегалдында заманча контейнер мәйданчыгы урнаштыру һәм якты утлар кую каралган.
Шул ук вакытта юл техникасы эшне шәһәрнең башка объектларында да башлап җибәргән. Төзекләндерү эшләре Авиатөзелеш районы ишегалларында түбәндәге адреслар буенча башкарыла: Теплично-Комбинатская урамы, 2, 4, 6, 8, Беломорск урамы, 8/18, Чапаев урамы, 20/19, шулай ук Яңа Савин районында Адоратский урамы, 58, 60, 62, 66а, Коллектив урамы, 37, 39, Волгоград урамы, 24 адресы буенча эшләр гөрли.
Моннан тыш, Совет районының түбәндәге ишегалды территорияләрендә дә программага кагылышлы эшләр алып барыла: Красная Позиция урамы, 9 һәм 9а; Себер тракты, 8 һәм Пионер урамы, 8; Себер тракты, 9, 11 һәм Дуслык урамы, 1, Кирпичников урамы, 24 һәм 8 Март урамы, 16; Фучик урамы, 131 һәм Ломжа урамы, 24, шулай ук Липатов урамы, 13 һәм 15а.
Программага кертелгән башка ишегалларында әлегә әзерлек эшләре бара: хезмәткәрләр карны чистарта, подряд оешмалары, программа архитекторлары һәм халык белән очрашулар оештыра.
«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә быел 100 мең кеше яши торган 420 йортның ишегалды яңартылачак. Төзекләндерелгән территорияләрнең мәйданы 550 мең квадрат метрдан артык дип санала.