Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2024, 12:50

Казанда Котельников тарихи скверын төзекләндерү эшләре башланды

Анда койма һәм җәяүлеләр юллары яңартылачак, ял итү өчен җиһазлар урнаштырылачак, яктыртуны көчәйтәчәкләр, автомат рәвештә су сибү һәм видеокүзәтү системалары монтажланачак

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Бүген Казанда Советлар союзының һәм Россиянең радиофизика, радиотехника, радиоастрономия һәм криптография өлкәсендәге гениаль галиме Владимир Котельников исемендәге кечкенә скверны төзекләндерә башладылар, дип хәбәр итә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты.

Гомуми мәйданы 6,6 мең кв.м булган сквер шәһәрнең үзәк өлешендә, К.Маркс һәм М.Горький урамнары арасында – Казан Кремленә һәм Бауман урамына якында гына урнашкан һәм хәзерге вакытта тузган хәлдә санала. Шул ук вакытта ул янәшә урнашкан уку йортлары студентларының яраткан ял итү урыны һәм җәяүлеләр өчен транзит зонасы булып тора. Төзекләндерү шәһәрне БРИКС илләре саммитына әзерләү кысаларында башкарылачак.

Беренче эш итеп территорияләрне чистартачаклар: тузган асфальт һәм бетон япмаларны, иске эскәмияләрне һәм урналарны, коймаларны һәм яктырту терәкләрен сүтәчәкләр, авария хәлендәге агачларны алып ташлаячаклар һәм ябалдашларын кискәләячәкләр, дип җиткерде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шәйнуров.

Аннары территорияне планлаштырачаклар, инженерлык коммуникацияләре (автомат рәвештә су сибү, видеокүзәтү, яктырту системалары) куелачак һәм юллар өчен бетон нигезләр салыначак.

Җәяүлеләр юллары япмаларының гомуми мәйданы 1,4 мең кв.м тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта 254 кв.м мәйданда күптән түгел алыштырылган асфальт сакланачак, ә 480 кв.м мәйданга яңасы салыначак. 694 кв.м мәйданда стоунмикс тротуар плиткасының өч төре җәеләчәк. Аның өске катламы табигый мәрмәр валчыклар кушып эшләнгән, шуның аркасында кытыршы өслеккә һәм югары физик-механик үзлекләргә ия.

5,5 мең кв.м мәйданда яшелләндерү үткәрү планлаштырыла. 287 кв.м мәйданда күпьеллык күләгәгә чыдам үсемлекләр утыртылачак: лалә, пион, ирис, күкебаш һ.б. чәчәкләр белән түтәлләр ясалачак. Шулай ук гади һәм ак сирень, бакча ясмине, тубылгы, миләш чыпчыгы утыртылачак. Шул рәвешле, сквер җәйге эссе көннәрдә салкын оазис почмагы булачак, дип ассызыклады Шәйнуров.

Сквер үзәгендә совет чорының яшерен радио- һәм телефон элемтәсенә нигез салучыларның берсе, СССР һәм Россия Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты казанлы (бабасы Казан университеты профессоры булган) Владимир Александрович Котельниковка багышланган гранит колоннада бронза бюст урнашкан.

Котельников – потенциаль каршылыкларга чыдамлык теориясенә нигез салучы. Аның исәпләүләр теоремасы дөнья күләмендә танылу һәм киң кулланылыш ала. Бөек Ватан сугышы елларында Котельников җитәкчелегендә яңа элемтә системалары, шул исәптән шифрлауга нык булган сөйләм сигналларын яшерү өчен шифратор эшләнә. Бу эшләнмәләр өчен Котельников ике тапкыр (1943 һәм 1946 елларда) СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Соңрак аның катнашында космос аппаратлары белән идарә итү һәм аларның торышын контрольдә тоту аппаратурасының беренче үрнәкләре булдырыла.

Котельников һәйкәле Казанда 1970 елларда ук куелган. Скверны төзекләндерү кысаларында аны ике прожектор белән яктырту планлаштырыла. Ике мәгълүмати-навигацион стенд галимнең казанышларына багышланачак.

Моннан тыш, тынычлык атмосферасы тудыра торган берничә түбән метрлы яктырткыч урнаштыру, чуен элементлары булган 12 стильләштерелгән яктырткычны алыштыру һәм тагын 7 шундый ук яктырткыч өстәү планлаштырыла.

Горький урамы буйлап 155 метр озынлыктагы койма алыштырылачак.

Скверны төзекләндерү буенча барлык эшләрне җәй көне тәмамларга планлаштыралар.

«Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур план бар. Программага шул исәптән кечкенә участоклар да кертелгән, алар шулай ук шәһәр турында тәэсир тудыруга йогынты ясыйлар. Һәр паркның үз уникаль концепциясе бар. Шуның аркасында шәһәр тукымасы фактуралырак булачак, ә шәһәрлеләр тагы да күбрәк уңайлы почмакларда ял итә һәм йөри алачак», – дип билгеләп үтте 2024 елның февраль башында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү планы презентациясендә Казан мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда парклар һәм скверлар биләгән мәйдан ун ел эчендә өч тапкырдан артык арткан. 2012 елда шәһәрдә 174 гектар яшел зона исәпләнгән, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча җәмәгать киңлекләре мәйданы 554 гектардан артып киткән. Парклар, бульварлар һәм скверлар саны 119 дан 163 гектарга кадәр арткан.

Барлык яңалыклар