Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2018, 18:46

Казанда Генплан проекты буенча ачык тыңлаулар башланды

Беренче очрашуда 300-дән артык казанлы катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Регина Нурулина). Бүген Казанда шәһәрнең Генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар старт алды. Аның материаллары Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе битендә Ачык тыңлаулар бүлегендә һәм эре сәүдә үзәкләрендә стендларда урнаштырылган иде.

Беренче очрашуда 300-дән артык казанлы катнашты – А.Гайдар ис. Казан Яшьләр үзәге залы тулы иде. Тәкъдимнәр ясарга теләүче 40 кеше алдан теркәлгән.

Казан Мэры киңәшчесе Владимир Фомин 3 сәгать дәвам иткән тыңлауларның модераторы булды. Очрашуда катнашучыларның сорауларына шулай ук шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Мәскәү Генплан институты ДАУ директорының беренче урынбасары Олег Григорьев һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев җавап бирделәр.

Тыңлаулар башланганчы, Олег Григорьев казанлыларны 2035 елга кадәр көтәчәк төп үзгәрешләр һәм яңа иң төп документны эшләгәндә кулланган принциплар турында сөйләде. Генпланны эшләр алдыннан масштаблы тикшеренүләр алып барылган, аларда җирле архитектолар, экологлар, инженерлар катнашкан. Иң беренче чиратта, алар кеше өчен уңайлы шәһәр булдырырга теләгән.

Моннан тыш, яңа участокларны үзләштергәндә, транспорт, инженерлык һәм социаль инфраструктураны алдан үстерү принцибы исәпкә алынган һәм төзелеш эшләре алып барырга яраклы участокларның төгәл чикләре күрсәтелгән. Катнаш функциональ кулланылыш зоналары саны арткан. Сүз уңаеннан, социаль объектлар төзү эшләренә 7 млн кв.м бүленгән.

Чыгыш тәмамлангач, очрашуда катнашучылар сораулар бирде, ә алдан теркәлүчеләр тәкъдимнәр кертте. Катнашучыларны беренче чиратта урам-юл челтәре кызыксындырды, чөнки Генпланда күрсәтелгән юлларның күпчелеге җир участоклары өстеннән уза. Салмачи, Карьер, Яңа Сосновка, Зур Клыки бистәләрендә яшәүчеләр Генпланны эшләп бетерергә һәм бу юлларны бистәләрдән “ерагайтырга” тәкъдим иттеләр.

Генплан өстендә эшләүчеләр сүзләренә караганда, Карьер һәм Яңа Сосновка бистәсләре янында юлларны урап ясау мөмкин булса, Нагорный бистәсендә хәл кискенрәк тора. “М7 трассасы янына юл чыгару Дәрвишләр бистәсендәге йортларга кагылмыйча мөмкин түгел. Без сайлау алдында калдык: биредә берничә йорты сүтәргәме, әллә Дәрвишләр бистәсендә 150 йортнымы. Ә юл кирәк, юлсыз яңа төзелә торган йортлар яши алмаячак”, - диде Олег Григорьев.

Борисоглебское бистәсендә яшәүчеләрне аларның җирләре С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводының судноларны аварияле утырту зонасына ничек эләгүе кызыксындырды. Владимир Фомин билгеләп үткәнчә, әлеге сорауны җентекләп өйрәнергә һәм яңа очрашу оештырырга кирәк.

Яңа Сосновка бистәсендә яшәүчеләр белән дә аерым очрашу уздырырга тәкъдим иттеләр. Аларның җирләре дә “430 зонасына”, ягъни аэродром яны территориясенә эләккән.

Очрашуда катнашучы бер ханымны метрополитен төзелеш мәсьәләсе кызыксындырды. Аның фикеренчә, метродан актив файдалану өчен аның тармакларының шәһәрнең су артерияләре белән кисешүе һәм Казанның ерак почмаклары белән тоташуы кирәк. Генпланда метро тармакларын төзү өчен коридорлар бүленгән.

Кадышево бистәсендә яшәүче Әмир Зәйнуллин Авиатөзелеш районында транспорт шартларын яхшырту белән кызыксынды, биредә М7 трассасына чыгу юллары кирәк. Генплан буенча, 4 шундый чыгу юлы каралган, аларның берсе дә Кадышево бистәсендә йортларны сүтүне күзалламый.

Казанлы Эльмира Мифтахова билгеләп үткәнчә, аны Авиатөзелеш районы һәм инфраструктурасының актив үсүе шатландыра, ләкин мәктәпләр җитмәү борчый. Аның сүзләре буенча, соңгы 10 ел эчендә биредә 1 генә мәктәп төзелгән. О.Григорьев сүзләре буенча, яңа Генпланда укучыларны мәктәп белән тәэмин итү каралган. Тимур Алибаев сүзләре буенча, Авиатөзелеш районы территориясендә яңа мәктәпләр төзү өчен санитар нормаларга туры килә торган урыннар юк. Ләкин администрация 123-нче һөнәри лицейны мәктәпкә реконструкцияләү вариантын карый – бу өстәмә 800 урын бирәчәк.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар районнарның гармонияле үсүе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм башка темаларны күтәрделәр.

Барлык чыгышлар һәм сорулар беркетмәгә кертелде. 6 июньдә барлык тыңлаулар тәмамлангач, Генераль планга тәкъдимнәр буенча үзгәрешләр кертеләчәк. Алда тагын 11 очрашу көтелә, алар графигы белән KZN.RU порталында танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар