Укучылар 5-нче декабрьдә коррупциягә каршы тематикага багышланган финал уенында очрашачак.
Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). 9-нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанда мәктәп укучылар арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының сайлап алу турлары старт алды. Коррупциягә каршы тематикага беренче уен Вахитов районының 12-нче номерлы мәктәбендә узды. Анда 9-нчы һәм 10-нчы сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты.
Балалар коррупция тарихы, аның заманча күренешләре һәм аның белән көрәш алымнары турындагы сорауларга җавап бирделәр. 20 сорауның 14-енә дөрес җавап биргән 9 «А» сыйныфы командасы җиңү яулады. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларны кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләделәр.
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» сайлап алу уеннары 15-нче ноябрьдән 29-нчы ноябрьгә кадәр шәһәрнең 7 мәктәбендә (һәр районда берәр) узачак. Мәктәп укучылары өчен коррупциягә каршы тематикага барлыгы 20 сорау әзерләнгән. Аларның һәркайсына бер минут эчендә җавап бирергә кирәк. Җиңүче командалар 5-нче декабрьдә финал уенында Идел буе районының 24-нче номерлы мәктәбендә очрашачак.
Уеннарның төп максаты - укучыларның игътибарын коррупция проблемасына, аңа каршы көрәш мөмкинлекләренә һәм аның җәмгыятькә китергән зыянына җәлеп итү. Чара Казан Башкарма комитеты Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе инициативасы белән үткәрелә.