Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2019, 09:30

Казанда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланды

"Йөрәк белән күрү һәм ишетү" проекты кысаларында 225 кешене укыту планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда "Ярдәм" хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге базасында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен укыту-дәвалау курслары башланды. Бу инде күрү буенча инвалидлар өчен өченче курслар, алар "Йөрәк белән күрү һәм ишетү" проекты кысаларында үткәрелә.

Курсларга күрмәүче кешеләр арасында ихтыяҗ бик зур, чөнки Россия территориясендә шундый үзәкләр юк диярлек. Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән – Саратов, Тверь, Курган, Ульяновск, Кемерово, Оренбург, Волгоград, Мәскәү, Свердловск өлкәләре, Пермь һәм Ставрополь крайлары, Башкортостан, Марий Эл, Дагыстан, Ингушетия, шулай ук Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән тыңлаучылар килде.

Начар күрүчеләр курсларында Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәтәләр, компьютер грамоталылыгын өйрәтәләр, психологик реабилитация үткәрәләр, медицина ярдәмен күрсәтәләр, эшкә урнашуда булышалар. Катнашучылар өчен шулай ук мәдәни программа төзелгән, экскурсияләр, спорт чаралары планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел "Йөрәк белән күрү һәм ишетү" проекты РФ Президенты грантлары конкурсында җиңүче булды.

Рәсми рәвештә проект узган елның июнендә старт алды һәм агымдагы елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт дәвамында 225 кешедән торган 5 төркемне өйрәтү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар