В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спорт ярышлары ТР башкаласында 20 нче һәм 21 нче августта узачак.
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). 20 нче һәм 21 нче августта Казанда триатлон һәм свимран буенча ярышлар узачак. Аларга теркәлү инде ачык һәм 6 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.
Триатлон буенча ярышларда казанлыларга ике классик дистанция (Sprint һәм Olympic ) ачык булачак. Ике дистанциядә дә шәхси һәм команда зачетлары каралган. Эстафеталарда ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш командалар катнаша ала. Olympic, Olympic эстафетасы, Sprint, Sprint эстафетасы стартлары 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар өчен каралган. Сылтама буенча тулырак мәгълүматны белергә һәм триатлонга теркәлергә мөмкин.
Ярышлар көнендә оештыручылар Кабан күлендә су температурасын үлчәячәк. Әгәр ул 16 градустан түбәнрәк булса, катнашучылар гидрокостюмнарда йөзәчәк, 22 градустан югарырак булса – гидрокостюм рөхсәт ителмәячәк, дип билгеләп үтә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
Свимран буенча ярышларда спортчыларга 3 һәм 6 километрлы дистанцияләр ачык булачак. 3 километрга стартта 16 яшьтән, ә 6 километрга балигълык яшенә җиткән спортчылар катнаша ала. Сылтама буенча тулырак мәгълүмат алырга һәм свимранга теркәлергә мөмкин.