В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар өчен каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казанда «Күңелле яллар» онлайн-лагереның танып-белү сменасы башланды. Программа башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар өчен каралган.
Чаралар исемлегенә берничә юнәлеш керә: сәламәтлек, белем һәм күнекмәләр, психолог белән аралашу. Мәктәп укучылары онлайн режимда әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеге турында белә, роботлар модельләрен төзергә, иҗат дөньясына якынаерга, шәхесара аралашу нечкәлекләрен танып белергә өйрәнә алачак.
«Күңелле яллар» онлайн-лагере сменасына балалар Мәгариф идарәсенең электрон платформасында кушыла ала. Көн саен 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр өстәмә белем бирү педагоглары, укучыларның яшен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып, дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк. Смена 30-нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.