Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды әлеге акцияне өченче ел рәттән уздыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Казанда «Балалар – балаларга» хәйрия акциясе старт алды. Чара катнашучылары 1-нче сентябрьгә чәчәк бәйләмнәре алу урынына авыручы балаларга ярдәм итү өчен акча күчерәчәк.
Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды «Балалар – балаларга» акциясен өченче ел рәттән уздыра. Аңа мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар һәм мәктәп укучылары да кушыла ала.
«Акциянең асылы гади: 1-нче сентябрьдә бер сыйныфтан бер чәчәк бәйләме белән генә чикләнергә мөмкин, ә калган чәчәк бәйләмнәре акчасын Казан хосписы карамагындагыларга ярдәмгә күчерергә була», – дип аңлатты фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.
Җыелган акчалар авыручы балалар өчен махсус туклану, коляскалар, дарулар, отсослар һәм кислород концентраторлары сатып алуга тотылачак.
Узган ел бу акция 165350 сум акча җыярга ярдәм итте, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция турында тулырак мәгълүматны фонд сайтыннан табарга мөмкин.