WorldSkills чемпионатын уздыру вакытында катнашучылар мәдәни һәм һөнәри алмашу өчен шәһәр мәктәпләренә барачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Кичә Казанда эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм һөнәри юнәлеш бирүне камилләштерү буенча "Бер мәктәп – бер ил" белем бирү программасы старт алды. WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатына әзерлек атнасында WorldSkills International вәкилләре Казанның берничә мәктәбендә булдылар һәм һөнәри компетенцияләр дәресләре үткәрделәр.
"Бер мәктәп – бер ил" проектында Казанның 57 мәктәбе катнашачак. Аларның һәркайсына бер яки ике ил беркетелгән. Дөнья чемпионатын уздыру вакытында беркетелгән илләрдән катнашучылар бу мәктәпләргә мәдәни һәм һөнәри алмашу өчен киләчәк, дип хәбәр итә WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
"Бер мәктәп – бер ил" проекты делегация вәкилләренә һәм Казан укучыларына онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәр дип ышанабыз, алар ярдәмендә алар хәзерге дөньяда күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм халыкара мәдәният атмосферасына чумачагын сизәчәкләр", – дип билгеләде WorldSkills International президенты Саймон Бартли.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Анда дөньяның 60-тан артык иленнән 1600-дән артык конкурсант катнашачак. Яшь профессионаллар 56 компетенциядә ярышачак.