В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң якын арадагы акция октябрьдә узачак, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теләгән һәркем ярдәм итә ала
Фото: «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә «Игелекле шопинг» проекты старт алды. Аның максаты – күрү белән проблемалары булган шәһәр халкына трендлы гардероб сайларга һәм сатып алганда үзләрен ышанычлырак хис итәргә булышу.
Беренче шопинг алдыннан «Игелекле Казан» белгече Михаил Меньшиков волонтерларга күрү сәләте бозылган кешеләр белән аралашу турында сөйләде һәм сатып алганда әйберләрне ничек тасвирларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Акциядә катнашучыларның һәрберсенең үз волонтеры булды, алар өч сәгать дәвамында киемнәр сайларга ярдәм итте.
Киләсе шопинг октябрьдә булачак. Анда волонтерлар сыйфатында катнашырга теләүчеләр +7(843)558-74-18 телефонына шалтырата яки проект төркеменә керә ала.
«Игелекле шопинг» проектын Ерлан Аймаганбетов һәм Анастасия Чернова гамәлгә ашыра, алар «Игелекле эш» волонтерлар мәктәбендә җиңү яулады, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.