Катнашучылар 7 мартка кадәр кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). XXVII "Ягымлы яз-2019" татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Конкурста индивидуаль башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша ала.
Быел фестиваль 30 марттан 1 апрельгә кадәр дүрт юнәлеш буенча узачак: театр, музыкаль, хореография, оригиналь жанр. Җиңүче шулай ук "Мисс ягымлы язбикә" номинациясендә дә сайлап алыначак.
Фестивальгә гаризалар 7 мартка кадәр festkmc@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Тулырак мәгълүматны фестивальне үткәрү турындагы нигезләмәдә табарга мөмкин.