Фестивальнең беренче этабы – район этабы февраль аенда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанда «Созвездие-Йолдызлык 2020» эстрада сәнгате яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итә башладылар. Анда катнашу өчен эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге шәхси башкаручылар һәм коллективлар чакырыла.
Быел «Созвездие-Йолдызлык» сигез номинация буенча үткәрелә: вокал-соло, вокал ансамбльләр, хореография, конферанс, җырга иң яхшы музыка, иң яхшы җыр тексты, видеоклип, балалар өчен иң яхшы җыр.
Фестивальнең беренче этабы – район этабы февраль аенда узачак. Район турларын үткәрү буенча сорауларны Балалар һәм яшьләр эшләре буенча бүлекләрнең телефоннары аша бирергә мөмкин: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары– +7(843)519-34-18, +7(843)519-34-48; Вахитов һәм Идел буе районнары – +7(843)277-04-52; Киров һәм Мәскәү районнары – +7(843)557-76-34; Совет районы – +7(843) 272-07-04.
Шәһәр этабы 11-нче марттан 13-нче мартка кадәр башкаланың В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2а) узачак. Катнашу өчен электрон гариза тутырырга һәм кирәкле материалларны Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Петербург ур., 70, 13 бүлмә. Гаризалар 3-нче мартның 18.00 сәгатенә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә комитет.
Финал гала-концерты 31-нче мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында (Универсиада Авылы ур., 35) узачак.
Фестивальдә катнашу кагыйдәләре турында тулырак нигезләмәдән укырга була.