В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;
«Зур составка исәпләнгән (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;
«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)»;
«Зур составка исәпләнән (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)».
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум, өченче урынга 70 мең сум каралган.
Конкурска гаризалар 1 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесаның текстын konkurskazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурсның нигезләмәсе һәм гаризаның формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җыентык нәшер ителәчәк, аңа иң яхшы әсәрләр керәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Проект ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.