Бәйрәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы буенча үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бүген Казанда «Духов день в Суконной слободе» IV православие шәһәр фестивале старт алды. Чара Изге Рух иңү сарай чиркәве бәйрәменең һәм Троица бәйрәменең халык һәм рухи мәдәниятен берләштерә.
Бәйрәм ике мәйданчыкта узачак: Изге Рух иңү сарай чиркәве территориясендә һәм «Әкият» курчак театры янындагы «Чәчәк фестивале» мәйданчыгында. Бәйрәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы буенча үткәрелә.
Шулай итеп, бүген Изге Рух иңү сарай чиркәвендә Илаһи литургияләр узды, ә 16.00 сәгатьтә кичке гыйбадәт кылу планлаштырылган. «Әкият» курчак театры каршындагы икенче мәйданчыкта 12.00 сәгатьтән башлап халык җырлары һәм күңел ачулары белән трапеза башланачак, шулай ук биредә ярминкә булачак. 13.00 сәгатьтә шәһәр православие һәм фольклор коллективлары концерты узачак, мастер-класслар, ТР районнарында борынгы храмнарны Казан югары уку йортлары укытучыларыннан торгызу турында лекторий үз эшен башлап җибәрәчәк, шулай ук «Казачий городок» һәм «Балалар патшалыгы» ачылачак. 18.00 сәгатьтә музыкаль программа кысаларында Россия этномузыкантлары белән гала-концерт оештырылачак. Алар арасында түбәндәгеләр булачак: Folk Fiction (Казан), «Возвращение» (Мәскәү), Таисия Краснопевцева (Мәскәү), Странніки (Пенза), ТЕСТО (Санкт-Петербург). Концерт 22.00 сәгатьтә яшьләр кичәсе һәм гармунда биюләр белән тәмамланачак.
Бәйрәм 17-нче июнь көнне Изге рух иңү сарае чиркәвендә дәвам итәчәк. 8.00 сәгатьтә барлык кунакларны Илаһи литуриягә, 16.00 сәгатьтә кичке гыйбадәткә, ә 18.30 сәгатьтә Мәскәү патриархиясенең «Древнерусский распев» камера хоры концертына көтәләр.
2019 елда «Духов день в Суконной слободе» бәйрәменең тулы мәдәни һәм музыкаль программасы фестиваль сайтында, бәйрәмнең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда «Духов день в Суконной слободе» фестивале төрле яшьтәге дүрт меңнән артык кешене җыйды, чара 10 сәгатьтән артык музыка, 100-дән артык Россия һәм Татарстан фольклор һәм рухи музыка башкаручыны, 20-гә якын мастер-классны һәм лекцияне берләштерде.