«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр» күргәзмәсендә катнашу өчен ачык конкурс игълан итә. Конкурста рәссамнар, скульпторлар, перформерлар һәм башка заманча сәнгать эшлеклеләре катнаша ала.
Катнашучылар үткән гасырлар иҗатчыларын борчыган, бүгенге көнгә кадәр зарурлыгын саклаган темаларны тикшерәчәкләр. Конкурска мифология, шәһәр, табигать курнешен сурәтләү, жанр күренешләре, натюрморт, тарих, портрет темалары буенча эш тәкъдим итәргә була. Рәсем сәнгате, скульптура, цифрлы графика, видео-арт, мультимедиа инсталляцияләре – формат һәм техника сайлауда конкурсантларны чикләмиләр.
Конкурска гаризалар 2025 елның 26 гыйнварына кадәр кабул ителә. Үткәрү тәртибе һәм шартлары белән танышырга, шулай ук әзер эшләрнең фотосын һәм видеосын сылтама буенча теркәргә мөмкин.
27 гыйнвардан 10 февральгә кадәр конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләячәк һәм игълан итәчәк. Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган әсәрләрне 2025 елның 21 февраленнән 25 маена кадәр Казан Кремленең күргәзмә залларында күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)567-81-76 телефоны буенча яисә түбәндәге электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
vistavka@kazan-kremlin.ru .