Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда «Салават Күпере»торак комплексында яңа мәктәп директоры вазыйфасына ачык конкурс башланды. Конкурс ике этапта уза: читтән торып һәм көндезге.
Барлык теләүчеләргә 11-нче апрельгә кадәр үзе турында мәгълүмат: яше, белеме, эш тәҗрибәсе, стажы, элемтә өчен мәгълүматны күрсәтеп, сылтама буенча гариза тутырырга кирәк.
Көндезге этапта мәктәп үсешенең кандидат тарафыннан эшләнгән уникаль концепциясен тәкъдим итү, һөнәри һәм шәхси сыйфатларны бәяләү буенча әңгәмә үткәрү каралган. Конкурска нәтиҗәләр апрель ахырында ясалачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1224 урынга исәпләнгән өченче мәктәп төзелеше 2020 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 3/9 кварталында башланган иде.