Сайлап алу берничә этапта узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Бүген Проект офисы җитәкчесе вазыйфасына сайлап алу башланды. Ул берничә этапта узачак. Проект офисы Казан Башкарма комитеты составында яңа структура булачак, дип планлаштырыла.
Кандидатларны сайлап алуның беренче этабында онлайн-анкета тутырырга кирәк. Шуннан соң һәр катнашучыга 29-нчы декабрьдә 17.00 сәгатькә кадәр Миславский 4, 106 каб. адресы буенча башкарма комитетның кадрлар сәясәте идарәсенә документлар пакетын тапшырырга кирәк булачак. Киләсе этап, ул 2021 елның 11-нче гыйнварыннан 17-нче гыйнварына кадәр узачак, һөнәри әһәмияткә ия күнекмәләрне бәяләү процедурасын узу булачак.
Йомгаклау этаплары булып әңгәмә кору торачак, аның барышында дәгъвачы үз презентациясен күрсәтәчәк, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге эксперт советы әгъзалары белән очрашу, ул 2021 елның гыйнвар ахырына планлаштырылган, анда сайлап алу нәтиҗәләре ясалачак.
Кандидатлар сорауларны бирә һәм консультацияне түбәндәге телефоннар буенча ала алачак: +7(843)237-84-43 һәм +7(843)237-84-96. Сайлап алу турында тулырак мәгълүмат Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталындагы махсус бүлегендә урнаштырылган KZN.RU.