В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектта катнашучыларны танылган остазлар белән аралашу, практикада катнашу һәм «Хыялга юл» авторлык тренингы көтә.
Фото: Денис Гордийко
Остазлар үз укучыларына киләчәккә планнар төзергә һәм аларны тормышка ашыра башларга булышачак. Яшүсмерләр өчен «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенә нигез салучы Михаил Палей, SR Data хосусый космик IT-компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Игорь Кожелин, эксперт-конфликтолог, нейро фәннәр, психология һәм фикер йөртү методологиясе турындагы контентлы интернет-проект авторы Илья Сидоров, «В городе» инициативалар җәмгыяте һәм Карелия уен техникалары клубы җитәкчесе Елена Колеченок, Компьютер спорты ассоциациясенә нигез салучы һәм президенты Ратибор Попов, TikTok социаль челтәрендә математика турында блог ясаучы Юлия Латышева һәм башкалар чыгыш ясаячак.
«Хыял һәр кеше тормышында зур роль уйный. Балалар һәрвакытта да нәрсә теләгәннәрен белмиләр. Безнең проект үз хыялыбызны билгеләргә генә түгел, аны тормышка ашыру юлын да төзергә ярдәм итә», – дип сөйли М.Палей.
«Илһам маршруты» спорт, сәламәт яшәү һәм туризм кебек юнәлешләрне үз эченә ала. Проектта катнашучыларны танылган остазлар белән аралашу, үз спорт инициативаларын булдыру практикаларында катнашу, «Хыялга юл» авторлык тренингы көтә. Чараларның программасына шулай ук спорт фестивале дә керә, аның кысаларында яшүсмерләр футбол һәм кибертурнир буенча иптәшләрчә матчта уйный, шулай ук туристик походка бара ала. Моннан тыш, арт-объект булдыру планлаштырылган, ул соңыннан ТР башкаласына тапшырылачак.
«Илһам маршруты» ике этапта тормышка ашырылачак. Беренчесе 19 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда 14 яшьтән алып 19 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Илһам маршруты» төркеменә заявка бирә һәм махсус биремнәрне башкара алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дәгъвачыларны 13-18 нче октябрьдә Казанда узачак этапка чакырачаклар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
«Илһам маршруты» яшьләр проекты РФ Мәгариф министрлыгы, «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсы, волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Гомумроссия халык фронты, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы, «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте һәм башка оешмалар ярдәме белән үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Казанда «Вдохновители» хәрәкәтендә катнашучыларның шәһәр укучылары белән өч көнлек очрашулар программасы узды. «Вдохновители» шәһәрнең 36 мәктәбендә дәресләр үткәрде. Казан Мэры Илсур Метшин берләшмә җитәкчесе белән киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килеште.
«Вдохновители» хәрәкәте Россиядә 2021 елның маенда Гомумроссия халык фронты ярдәмендә эшли башлады. Шул мизгелдән ул төрле өлкәләрдә искиткеч нәтиҗәләргә ирешкән һәм үз тәҗрибәләрен балаларга һәм яшүсмерләргә биргән 120 активистны берләштерде. Бер ел эчендә хәрәкәттә катнашучылар илнең 30 дан артык төбәгендә яшүсмерләр белән очрашулар уздырды.