Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 22:10

Казанда WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалы старт алды

Катнашучыларны ТР Президенты Р.Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары И.Потехина сәламләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Бүген «Татнефть-Арена» боз сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионатының финал этабы ачылды. Чемпионатта катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина һәм WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли сәламләде.

Ачылу тантанасының матур кереш өлешеннән соң һәм Чемпионатта катнашучылар парадыннан соң Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул WorldSkills оештыру комитетына рәхмәт белдерде, 2015 елда каты көндәшлектә дөнья чемпионаты аларда Татарстан башкаласыннан алдарак узган иде. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар – Казанда август аенда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты алдыннан генераль репетиция. «Сез - безнең өмет! Җиңүчеләр WorldSkills дөнья чемпионатында безнең ил мәнфәгатьләрен яклаячак. Чемпионатның «Казан Экспо» мәйданчыгында лаеклы узачагына ышанам», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм катнашучыларга гадел һәм кыю көрәш теләде.

Россия әле күптән түгел генә WorldSkills хәрәкәтенә кушылды, һәр үткәрелә торган милли чемпионат - яңа баскыч, дип белдерде үз чиратында Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина. «Әлеге чемпионат сезнең ярышлар юлының башы гына булып, шул юлдан гомер буе баруыгызны телим», - диде ул.

Шулай ук ярышларда катнашучыларны WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли да котлады. «Бу ел, әлбәттә, үзенчәлекле. WorldSkills чемпионаты тарихта беренче тапкыр Россиядә үткәрелә. Без, сезнең кебек үк, тиздән Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачагына бик шат», - диде ул.

Сәламләү өлешеннән соң эксперт Александр Яковец һәм конкурсантка Милена Торсукова гадел хөкемдарлык һәм гадел көрәш турында ант иттеләр. Тантана ахырында бәйрәм концерты булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, чемпионат ярышлары 21-23-нче майда «Казан Экспо» мәйданчыгында, шулай ук биш күчмә мәйданчыкта узачак. Аларда 1,5 мең конкурсант катнашачак, 14 меңнән артык кунак көтелә. Илкүләм чемпионатның ябылу тантанасы 24-нче майда «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак.

Барлык яңалыклар