В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 45 илдән 500-дән артык спортчы катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтендөнья Тхэквондо Федерациясенең тхэквондо буенча Россия чемпионаты старт алды. Анда 45 илдән 500-дән артык спортчы катнаша, алар шәхси һәм команда зачетларында чыгыш ясаячак.
Ир-атлар 54 кг, 58 кг, 63 кг, 68 кг, 74 кг, 80 кг, 87 кг һәм 87 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә чыгыш ясаячак; хатын-кызлар 46 кг., 49 кг., 53 кг., 57 кг., 62 кг., 67 кг., 73 килограммга кадәр һәм 73 килограммнан артык авырлык категориясендә иң яхшыларны ачыклаячак.
Татарстан данын ярышларда республиканың иң көчле тхэквондо вәкилләре тәкъдим итәчәк. Татарстан җыелма командасы составына Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Арчадан барлыгы 31 кеше кергән. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңгән һәм призлы урыннар яулаган тхэквондочылар - Рафаэль Камалов, Юлия Зайцева (Миюц), Алена Миранюк һәм башкалар бар.
Ярышлар 20-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Тулырак җәдвәл белән сайтта танышырга мөмкин.