В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта фехтование, бочче, баскетбол, волейбол һәм көрәш буенча тренировкалар өчен шартлар тудырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спорт комплексы төзелеше тәмамланып килә, бүгенге көнгә объект 90%-ка әзер. Монда фехтование, бочче, баскетбол, волейбол һәм көрәш буенча шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Бу хакта бүген уңайлы мохиткә багышланган киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде. Чараны 86-нчы номерлы мәктәптә Казан Мэры Илсур Метшин уздырды.
Спорт комплексы Серов урамы, 4а адресы буенча урнашачак. Беренче катта коляскаларда фехтование, бочче, коляскаларда баскетбол, волейбол һәм көрәш буенча тренировкалар үткәреләчәк. Моннан тыш, биредә киенү-чишенү, душ бүлмәләре, сауна, ресепшен һәм саклау пункты төзекләндереләчәк.
Икенче катта электр мускул стимуляциясе өчен җиһазлар булган зал, массаж кабинеты, кардиозона, шулай ук заманча көч тренажерлары булачак.
Спорт комплексы барлык казанлылар өчен дә, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр өчен дә ачык булачак», – дип хәбәр итте Сергей Миронов.
Хәзер объектта ишекләр, электр җиһазлары, сантехника урнаштырыла, паркет һәм плитә салына. Спорт җиһазлары сатып алынган – йөгереш тернәкләндерү юллары, кардиотренажерлар, велотренажерлар, резина белән капланган гантельләр, швед дивары, бочче уены өчен спорт җиһазлары һәм башкалар, дип хәбәр итте район администрациясе башлыгы.
Яңа объект Паралимпиадага әзерләнү өчен спорт мәйданчыгы буларак кулланылачак дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, мондый спорт комплексын төзүне сорап Казан Мэры Илсур Метшинга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр мөрәҗәгать итте.