В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кош турында битараф булмаган кешеләр һәм биоресурслар буенча ТР дәүләт комитеты хезмәткәрләре кайгырткан
Бүген казанлылар карга көтүеннән соры козгынны коткарды. Шәһәр уртасында, Сул як Болак урамында, битараф булмаган кешеләр бәлагә эләккән кызыл китап кошын тапканнар һәм биоресурслар буенча республика дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткәннәр.
«Ябалак үзен яхшы хис итә, бераз гына курыккан, хәлсезләнгән, аның сәламәтлегенә берни дә янамый», – дип хәбәр иттеләр комитетта. Белгечләр кошны Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгенә тулысынча торгызылганчы карау астында калсын өчен тапшырганнар.
Комитетта әйтелгәнчә, каргалар я зәгыйфьрәк кошларга, я үзләре яшәгән урыннан куарга өчен һөҗүм итәләр. Соры козгын башка ябалаклар кебек үк, көндез начар күрә, шуңа күрә канатлы агрессорларга җавап бирә алмый.