В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арада белгечләр командасын формалаштыру башланачак
Фото: Денис Гордийко
Яңа учреждение проектлар эшләү өчен бердәм мәйданчык һәм бер үк вакытта республиканың башка муниципалитетлары өчен ресурс базасы булачак.
«Үзәктә уңышлы проектларны масштаблаштыру һәм Казан эшләнмәләрен популярлаштыру буенча укыту оештырылачак. Якын арада без оештыру эшен тәмамлаячакбыз һәм команда булдыруга керешәчәкбез. Шәһәрне яратучы һәм аны яхшы якка үзгәртергә теләүче энергияле кешеләрне күрергә шат булырбыз», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.
Үз чиратында Илсур Метшин Радик Шәфигуллин җитәкчелегендә зур эш алып барылуын, шул исәптән аның проект офисы эшчәнлеген дә җитәкләвен ассызыклады.
«Республика рәисе Казанның үзгәрешләрнең авангарды булуын ассызыклый. Без бөтен республика муниципалитетлары өчен үзгәртеп кору эшләрен оештыруда остаз булырга теләдек. Әлеге эшне дәвам итүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте спикерга Илсур Метшин.
Юлия Летникова