Рус, татар һәм инглиз телләрендә әзерлек алып барыла торган комплекс өчен 165-нче номерлы мәктәп нигез булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алсу Сафина). Казанда уникаль проект гамәлгә ашыру планлаштырыла - күп профильле мәктәп, балалар бакчасы, балалар өчен интернат һәм шәһәр яны балалар лагереннан торган белем бирү комплексы булдыру. Яңа Савин районының 165-нче номерлы мәктәбе яңа комплекс өчен база булачак, дип хәбәр итте бүген "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар шәһәре" проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантанада Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Яңарыш"республика фонды РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уникаль белем бирү проекты булдырырга планлаштыра. Бу күп профильле мәктәптән, балалар бакчасыннан, балалар интернатыннан һәм шәһәр яны балалар лагереннан торган гомуми белем бирү комплексын булдыру, ул академик белем алырга, рус, татар һәм инглиз телләрендә әзерлек алу мөмкинлеге бирәчәк", - дип сөйләде М.Шәймиев.
Яңа проект концепциясе турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, яңа мәктәп нәтиҗәле белем бирү практикалары кулланыла торган беренче мәктәп булырга тиеш, аның укучылары башка мәдәниятләрне аңлый һәм җәмгыять үсешенә лаеклы өлеш кертә алачак.
Республика фондының попечительлек советы рәисе сүзләренә караганда, беренче комплексны Казанда, Яңа Савин районының 165-нче номерлы мәктәбе базасында төзү планлаштырыла, анда укучыларның 80% өч тел белә. "Карар кабул ителде, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел мәктәпкә янкорма ясау идеясен хуплады", – дип хәбәр итте ул. Беренче комплекста 2400-гә якын бала белем алыр дип көтелә.
"Без хәзер бөтен дөньядан булган технологияләрне өйрәнәбез, балаларда телләр белән кызыксыну уяту мөһим", – диде М.Шәймиев һәм проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен укытучылар һәм тәрбиячеләрне әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип өстәде. "Татарстан хөкүмәтенә, республиканың тиешле министрлыгына, Казан федераль университетына, фәннәр академиясенә аларны максатчан әзерләүгә керешергә кирәк", – дип ассызыклады ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе булачак белем бирү үзәген "Адымнар – к знаниям и согласию" диа атарга тәкъдим итте. "Минемчә, бик матур исем - белемгә һәм килешүгә бер адым ясау", - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны уникаль дип атады: "Бу гади мәктәпләр генә түгел - республикабызның киләчәген формалаштырачак мәгариф үзәкләре. Әгәр бездә интеллектуаль потенциал, көчле белем бирү системасы югары булса, димәк, без конкуренциягә сәләтле булачакбыз, һәм Татарстан алга таба да чәчәк атачак".
"Әлегә сез алынган һәр проект "бишле" билгеләре генә алды. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез", - дип өстәде республика башлыгы Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.