В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коллекция өчен халыкара форум катнашучылары үз туган телләрендә китаплар алып килделәр
ТР башкаласында 22 нче июнь көнне «Казан ярминкәсе» территориясендәге тарихи павильонда БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясе китапханәсен ачалар. Коллекция өчен халыкара форум катнашучылары үз туган телләрендә китаплар алып килделәр. Форум бүген Ратушада берләшмә химаясендә уза.
БРИКС+ илләре шәһәрләре Халыкара форумы кунаклары имзалар калдырган альбом китапханәдә аерым урын алып торачак. «Иртәгә БРИКС китапханәсен оештырабыз. Биредә бу китап ассоциация төзү, безнең нәтиҗәле хезмәттәшлегебез истәлегенә, беренчеләрдән булачак», – диде Казан башлыгы Илсур Метшин.
«Казан ярминкәсе»нең тарихи павильоны каршындагы территориядә дуслык аллеясе булачак. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясе әгъзалары исемнәр куелган агачларны утыртачак. Аллеяне декоратив үсемлекләр бизиячәк.
Бүген Казанда БРИКС+ илләре шәһәрләре форумы старт алды. Аның катнашучыларын РФ президенты Владимир Путин сәламләде. Форум кысаларында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең ачылышы һәм оештыру җыелышы булды, катнашучылар оешманың структурасы һәм алда торган уртак проектлар турында фикер алыштылар.