В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
200 дән артык катнашучы «Бердәмлек» сүзенә тезеләчәк
Иртәгә Казанда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан массакүләм патриотик флешмоб уздырыла. Акция кысаларында 200 дән артык кеше Россия флагындагы төсләргә буялган тамгалар белән «Бердәмлек» сүзенә тезеләчәк.
Чарада «Яшь Гвардия» активистлары, мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Татарстанның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак. Проектка шулай ук милли киемнәрдән Россиянең башка милләт вәкилләре дә кушылачак.
Флешмоб 12:30 сәгатьтә башлана. Чара Оренбург тракты, 8 йорт адресы буенча урнашкан «Россия – минем тарихым» тарихи паркында узачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Акцияне «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге үткәрә.