В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда Татарстанның дүртенче һәм бишенче баскыч укучылары катнаша
Фото: Денис Гордийко
Фестивальдә республиканың муниципаль берәмлекләреннән 38 команда чыгыш ясар дип көтелә. Төбәк финалына сайлап алу Гаилә елына багышланган фестиваль кысаларында узган.
Финалда катнашучылар бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын «Хезмәт резервлары» стадионында һәм «Ракета» бассейнында тапшырачак. Фестивальнең октябрь аенда «Артек» халыкара балалар үзәгендә узачак бөтенроссия этабында катнашу хокукы өчен 152 спортчы көч сынашачак, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.