В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык вакансияләр һәм заманча мәшгульлек хезмәтләренең мөмкинлекләре белән таныша алачак
28 нче июньдә Казанда «Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнашу Бөтенрәсәй ярминкәсенең федераль этабы узачак. Халыкны 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге паркта көтәчәкләр.
Шәһәр халкы ихтыяҗ булган юнәлешләр белән таныша һәм эш бирүчеләр белән экспресс-әңгәмә үтә, шулай ук һөнәри компетенцияләрне ничек арттыру һәм башка һөнәр буенча ничек яңадан уку турында белә алачаклар. Теләк белдерүчеләр өчен оештыручылар үз эшеңне ничек ачу турында консультацияләр уздырачак. Шулай ук мәйданда мастер-класслар һәм тренинглар узачак.
Вакансияләрдән тыш, паркта «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнгән заманча мәшгульлек хезмәтләре мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәкләр.
«Чарада барлык теләүчеләр дә катнаша алачак», – дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенрәсәй эшкә урнашу ярминкәсе Рәсәй хөкүмәте карары белән үткәрелә. Беренче тапкыр әлеге чараны узган ел оештырдылар. Анда бөтен ил буйлап, 900 меңнән артык кеше катнашты. 123 мең эш эзләүче эшкә урнаштырылды.