Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2026, 09:30

Казанда бу елны «Алтын алка» ярышларында 1,5 меңгә якын яшь хоккейчы катнашкан

Финал уеннары 11 февральдә башлана

Денис Гордийко фотосы

Казанда А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышлары буенча шәһәр этабы матчлары дәвам итә. Бу сезонда бозга барлыгы 1 мең 475 уенчыдан торган 59 команда чыккан. Шәһәр турнирының финал этабы 11 февральдә башлана һәм өч атна дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Командалар гомуми белем мәктәпләре, ишегалды төркемнәре, яшүсмерләр клубы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре базасында оештырылган. Турнир «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дип аталган ике дивизионда уза, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр Спартакиадасы исәбенә керә.

Район этабында җиңүчеләр өчен «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән гала-матч әзерләнгән – ул 10 февральдә «Ак БАРС Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында узачак.

Шәһәр ярышлары нәтиҗәләре буенча «Ишегалды спорты» дивизионы командалары медальләр, призлар һәм кубоклар алачак. «Спорт» дивизионы җиңүчеләре республика этабына чыгачак һәм турнирның Бөтенроссия финалында катнашу өчен көрәшә алачак. Матч нәтиҗәләре очрашулар уздырылган саен яңартыла.

«Алтын алка» турниры 1964 елдан бирле үткәрелә һәм илнең балалар иң күп катнаша торган хоккей проектларының берсе булып санала. Кайчандыр илебез хоккееның булачак йолдызлары Владислав Третьяк, Вячеслав Фетисов, Владимир Крутов һәм башкалар әлеге проект аша үткән.

Казандагы ярышларны Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, район администрацияләре һәм шәһәрнең Хоккей федерациясе белән бергә Физик тәрбия һәм спорт комитеты оештыра.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның яшүсмерләр хоккей клубларында шөгыльләнүчеләргә һәм аларның остазларына 66 комплект заманча хоккей экипировкасы бүләк ителгән иде. Яшь хоккейчылар бозга чыгу өчен сыйфатлы спорт киемнәре: шлемнар, тимераяклар, күкрәкчәләр, терсәкчәләр, калканнар, кәшәкәләр һ.б. алган.

Барлык яңалыклар