В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финал уеннары 11 февральдә башлана
Денис Гордийко фотосы
Командалар гомуми белем мәктәпләре, ишегалды төркемнәре, яшүсмерләр клубы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре базасында оештырылган. Турнир «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дип аталган ике дивизионда уза, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр Спартакиадасы исәбенә керә.
Район этабында җиңүчеләр өчен «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән гала-матч әзерләнгән – ул 10 февральдә «Ак БАРС Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында узачак.

Шәһәр ярышлары нәтиҗәләре буенча «Ишегалды спорты» дивизионы командалары медальләр, призлар һәм кубоклар алачак. «Спорт» дивизионы җиңүчеләре республика этабына чыгачак һәм турнирның Бөтенроссия финалында катнашу өчен көрәшә алачак. Матч нәтиҗәләре очрашулар уздырылган саен яңартыла.
«Алтын алка» турниры 1964 елдан бирле үткәрелә һәм илнең балалар иң күп катнаша торган хоккей проектларының берсе булып санала. Кайчандыр илебез хоккееның булачак йолдызлары Владислав Третьяк, Вячеслав Фетисов, Владимир Крутов һәм башкалар әлеге проект аша үткән.
Казандагы ярышларны Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, район администрацияләре һәм шәһәрнең Хоккей федерациясе белән бергә Физик тәрбия һәм спорт комитеты оештыра.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның яшүсмерләр хоккей клубларында шөгыльләнүчеләргә һәм аларның остазларына 66 комплект заманча хоккей экипировкасы бүләк ителгән иде. Яшь хоккейчылар бозга чыгу өчен сыйфатлы спорт киемнәре: шлемнар, тимераяклар, күкрәкчәләр, терсәкчәләр, калканнар, кәшәкәләр һ.б. алган.